«Астра» тернәкләндерү үзәге директоры учреждение эшчәнлеге турында доклад тәкъдим итте

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

19 нчы гыйнварда Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова район башлыгы катнашында узган предприятие һәм оешма җитәкчеләренең гомумрайон киңәшмәсендә хисап доклады белән чыгыш ясады.

Галина Витальевна үзәкнең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Ул тернәкләндерү үзәге үсеше, хезмәт алучылар белән эшләүнең яңа формалары, тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеге, матди-техник базаны ныгыту, куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча башкарылган эш, шулай ук оешманың конкурсларда җиңүләре турында сөйләде. Доклад ахырында 2022 елга планнар һәм бурычлар билгеләнде.

«Астра» үзәге җитәкчесе хәйриячеләргә, волонтерларга һәм партнерларга мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International