Яшел Үзәндә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турында фикер алыштылар

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

20 гыйнварда Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «2022 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар һәм инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары санын билгеләү турында»гы 06.09.2002 ел, № 3 карарын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Д.В. Темников катнашты, ул эш бирүчеләргә законнарны үтәмәгән өчен җаваплылык турында мәгълүмат җиткерде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре предприятиеләр һәм оешмаларга түбәндәге сорауларны аңлаттылар:

- документларны рәсмиләштерү тәртибе;

- инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозмау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International