20 гыйнвар көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә быел беренче төркемле теоретик дәрес үткәрелде. «Озак вакытлы карау системасының төп принциплары һәм бурычлары. Өйдә пространство оештыру» дигән темага укуны социаль хезмәткәрләр үтте.
Тыңлаучылар белән социаль хезмәт алучыларның өйдә көндәлекләрен ничек дөрес тутыру, өй шартларында ярдәмче җиһазларны куллану турында фикер алыштылар. Социаль хезмәткәрләр аларга эштә булышып кына калмыйча, өлкәннәр өчен мөмкинлекләрне киңәйтә торган тернәкләндерүнең техник чараларын куллану тәҗрибәсе белән актив уртаклаштылар.
Киләсе атнада практик дәрес үткәрү планлаштырылган.