«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә Кочаклашулар көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Халыкара кочаклашулар көне, рәсми булмаса да, күпләрнең яраткан бәйрәме. Ул 21 гыйнварда билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан бүген Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чара узды.

Учреждение белгечләре җыелучыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның әһәмияте һәм традицияләре турында сөйләделәр. Интерактив экранда тематик социаль роликлар күрсәтелде, ә финалга якынрак «Мин һәм минем балам» онлайн-фотокүргәзмәсе премьерасы булды.

Бәйрәм барлык катнашучыларга да тернәкләндерү процедураларын узу өчен уңай кәеф бүләк итте. Чара үсеп килүче буында якыннарына карата эмпатия хисен формалаштыруга һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International