«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән Бөтенроссия хәтер дәресе үткәрделәр

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

24 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «Блокадалы икмәк» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде.

Әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләр тоткынлыкка алынган Ленинград халкы өлешенә төшкән авыр сынаулар турында белделәр. Тын да алмыйча, алар ленинградлыларның ныклыгын һәм рухының көчен раслаучы хикәяләрне тыңладылар. Икмәк нормасы, ул вакытта ипи карточкаларының нәрсә икәнлеге турындагы хикәяләр балаларда зур тәэсир калдырды.

Балалар Ленинград кызы Таня Савичева язмышы белән тәэсирләнделәр, ул блокаданың дәһшәтен, якыннарының үлемен кичерде һәм моны көндәлектә язып барды. Аннан соң дәрестә катнашучыларга Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең хикәяләре нигезендә ясалган видеоролик күрсәтелде.

Балалар бер минут тынлык белән геройларны искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International