Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2024 елга кадәрге чорга гражданнарның аерым категорияләрен һөнәри укытуны һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында» гы карары проекты белән «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектында катнашучы гражданнар категорияләре исемлеген киңәйтү каралган. Басым алга таба мәшгульлекне тәэмин итү максатыннан яшьләргә ясала.
Документ кабул ителгәч, түбәндәге категорияләргә караган 35 яшькә кадәрге яшь кешеләр дә һөнәри белем алу, өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлегенә ия булачак:
- чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар;
- урта һөнәри яки югары белеме булмаган һәм урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча белем алмый торган гражданнар;
- белем һәм (яки) квалификация турында документ бирү датасыннан алып 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнар нигезендә эшләмәүче гражданнар;
- эштән азат ителү куркынычы астында булган гражданнар (оешма ликвидацияләнү яки оешма хезмәткәрләре саны кимүгә бәйле рәвештә эштән китәргә җыенучы гражданнар);
- агымдагы календарь елында урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча укуларын тәмамлаучы, эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән, алар өчен алган һөнәре (белгечлеге) буенча туры килә торган эш булмаган гражданнар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты кысаларында түбәндәге категория гражданнары укулар узды:
- 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәк гражданнар, пенсия алды яшендәге гражданнар;
- 3 яше тулганчы бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар;
- хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар.
2022 елда проектта 6 меңгә якын татарстанлы катнашыр дип көтелә. Укыту өч федераль оператор тарафыннан башкарылачак.
Чараларда катнашу өчен уку узарга теләгән гражданнар «Россиядә эш» порталына тиешле гариза һәм мәшгульлек хезмәте органнарына һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте алу турында гариза бирергә тиеш булачак.
Чараларны тормышка ашыру гражданнарда булган белемнәрне, компетенцияләрне һәм күнекмәләрне алу яки үстерү, шулай ук аларны эш белән тәэмин итү максатларында гамәлгә ашырыла.