Биектау районында яшүсмерләр эмоцияләр белән идарә итәргә өйрәнә

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 25 нче гыйнварда Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары «Эмоцияләр белән идарә итәргә өйрәнәбез» дигән темага тренинг уздырганнар. 76 балигъ булмаган бала катнашында чаралар 3 нче социаль участокта узды.

Дәрес башында катнашучылар анкеталаштыру уздылар һәм үзләренең борчылу дәрәҗәсен, гомуми кәефне билгеләделәр. Практик өлештә яшүсмерләр эмоцияләр, кеше ихтыяҗлары һәм теләкләре турында сигнал буларак күзаллауларын формалаштырдылар, эмоцияләрне конструктив чагылдыру күнекмәләрен булдырдылар. Уен формасында балалар танылган китап геройларының эмоциональ торышын билгеләргә, кәефләрен табигый күренеш яки хайваннар белән чагыштырырга өйрәнделәр, тискәре эмоцияләр белән килешү ысулларын атадылар. Тренинг дәресләре балигъ булмаганнар арасында стресска карата үз-үзләрен җайга салу һәм толерантлык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.

Чара ахырында чарада катнашучыларга балалар ышаныч телефоны, аның эш принциплары турында сөйләделәр. Барлык яшүсмерләр дә ярдәм хезмәте номеры язылган ручкалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International