Түбән Кама яшүсмерләрен тирә-юньдәгеләргә карата толерант булырга өйрәтәләр

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Эльза Сәмигуллина Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында 25 гыйнвар көнне 3 нче социаль участокта хәтер дәресе үткәрде. Чарада 14 бала катнашты.

Балалар Холокост тарихы, Холокост корбаннарын искә алу көнен раслау турында, барлык чараларның да һәлак булучыларны искә алу, мондый вакыйгалар кабатлануын булдырмау максатыннан үткәрелүе турында белделәр. Балаларның берсе дә битараф калмады. Ишеткән мәгълүмат аларда нацизм һәм расизмга карата җирәнү уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International