Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында 25 нче гыйнвар көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә цифрлы белем бирү ресурсларын кулланып танып-белү дәресе үткәрелде.
Чараның максаты – балаларны туган як тарихын өйрәнүгә кызыксындыру, патриотик хисләрне үстерү иде. Дәрес барышында тернәкләнүчеләр Татарстан тарихы һәм мәдәниятенең аерым битләре, халык хәтерендә эз калдырган кешеләр турында белемнәрен тулыландырдылар. Шулай ук балалар белән дәүләт символикасының әһәмиятен искә төшерделәр.
Дәрес туган якка карата кызыксыну формалаштыруга, Ватанга карата җаваплылык хисен үстерүгә ярдәм итте.