25 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сагидуллина «Холокост: кешелеккә каршы җинаять» дигән чара үткәрде. Чара гражданлык тәрбиясенә, милләтара түземлек формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Дәрестә тәрбияләнүчеләргә Саласпилс, Бухенвальд, Хатынь куркынычлары турында сөйләделәр. Презентация күрсәтелде. Холокост корбаннарына багышланган беренче слайдлардан ук балалар тынып калды. Алар бу вакыйгаларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңладылар.
Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.