Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Блокадалы икмәк» акциясенә кушылды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Бу көннәрдә Россиядә Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале сәхифәләрнең берсен искә алалар. Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулу алдыннан илнең барлык төбәкләрендә «Блокадалы икмәк» дигән хәтер акциясе уза.

Әлеге чарага Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр дә актив кушылды. Аларда хәтер дәресләре, тематик лекцияләр һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән башка чаралар үткәрелә.

Мисал өчен, Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль педагог Елена Макарова балигъ булмаган балалар өчен дәрес үткәрде. Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә хәтер дәресе узды.

24 гыйнвар көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата-аналар өчен чара узды.

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче С.Р. Рамазанова балаларга тоткынга алынган Ленинград халкы өлешенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде. Чара шул вакыт вакыйгалары турында документаль фильм күрсәтү белән үрелеп барды.

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре «Блокадалы икмәк» дигән хәтер дәресе уздырганнар. Социаль участокларның берсендә алар яшүсмерләрне шул чордагы вакыйгалар белән таныштырдылар, «Блокадалы Ленинград балалары» дигән документаль фильм күрсәттеләр.

Мондый чаралар ведомство карамагындагы барлык оешмаларда да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International