«Шәфкать» үзәгендә тәрбияләнүчеләр Холокост корбаннарын искә алдылар

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яшь реабилитантлар «Буыннар хәтере –Холокост» дигән танып-белү видеоролигын карадылар.

Балалар сугыш чоры балаларына нинди газаплар аша узарга туры килүен белделәр. Видеороликны караганнан соң аның эчтәлеге турында барысы да бергә фикер алыштылар, һәркем бу вакыйгаларга үз фикерен белдерде. Уртак көч белән тернәкләндерү үзәге карамагындагылар «Хәтерлә, онытма» дигән стенгазета ясадылар.

Дәрес ахырында балалар сугыш – кешелек тарихында иң куркыныч күренеш, дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International