Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучыларның ялын оештыру һәм психологик ярдәм системасы булдырылды.
Ул арт-бокс – өлкән кешеләрнең ял итү эшчәнлеге өчен җыелма рәвешендә тәкъдим ителгән. Аның блокларының берсе изотерапия буенча иҗади дәресләрне үз эченә ала. Психологик коррекция – социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә иң кулай һәм популяр ысул булып тора.
Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Самаркина иҗат белән терапияне өлкәннәрдә деменцияне профилактикалауның нәтиҗәле ысулы буларак куллана. Чираттагы дәрестә кемдер шаблон буенча рәсем ясады, ә кемдер үз рәсемен уйлап чыгарды. Мондый чараларның нәтиҗәсе булып эмоциональ торышны яхшырту, психик киеренкелекне төшерү тора.