Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Инстаграмдагы аккаунтында чираттагы туры эфир узды. Онлайн-чара кысаларында балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр.
2022 елның 16 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 851 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 214 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 015 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 60 кешегә кимрәк.
Балык Бистәсе районының Түбән Тимерлек авылыннан Галия апа Нургалиева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
15 февральдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә торучы Антонина Кургузованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән көн саен «Бик оста куллар» клубында дәресләр үткәрәләр. Хезмәт буенча иструктор алдан ук дәреснең темасын уйлый, материал һем җиһазлар сайлый.
Өлкән кешеләрнең иминлеге – бүгенге көн өстенлекләренең берсе. Социаль хезмәтләр алучылар, хезмәткәрләрнең барлык тырышуларына карамастан, алдакчыларның корбаны булырга мөмкин. Моны кисәтү өчен Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы эшләнгән.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә интеллектны саклау, социаль хезмәтләр алучыларның психик сәламәтлеген һәм социаль активлыгын арттыру максатыннан «Баш мие өчен гимнастика» дигән чара уздырылды.
Россиядә Балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм итү турында мәгълүмат бирү елына рәсми старт бирелде. Иртәгә, 16 февральдә, Министрлыкның Инстаграмдагы аккаунтында (@mtsz_rt) бу темага туры эфир булачак.
2022 ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 14 февраль көнне «Россиянең бөек уллары» дигән мәгълүмати сәгать уздырылды. Чараны социаль эш буенча белгеч Мария Шкляева оештырды.