Саба районында «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе укытучысы атна саен өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның туганнары белән дәресләр үткәрә.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Азнакай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече барлык теләүчеләр өчен ташландык материалдан энә савыты ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 14 нче февральдә 10 нчы социаль участокта «Син ялгыз түгел, без – бергә» дигән акция үткәрде. Чара балаларда авыр тормыш ситуацияләрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мотивация формалаштыру максатыннан үткәрелде.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларның хәрәкәт күнекмәләрен үстерүгә һәм саклауга зур игътибар бирелә. Моның өчен алар өчен сенсор бүлмәсендә, төрле тернәкләндерү тренажерларын кулланып, даими индивидуаль дәресләр оештырыла.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасы кысаларында спорт-уен программасы оештырылды.
Патриотик айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Сунеева «Сугышсыз балачак» дигән коллаж ясау буенча төркемле дәрес үткәрде. Чара балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде. Чарада 10 бала катнашты.
Тайпылышларының төрләренә һәм авырлыгына карамастан, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга көндәлек тормышта мөмкин кадәр бәйсез булу өчен ярдәм кирәк. Шул максаттан 2021 елда Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерүнең яңа методы – эрготерапия кертелде.
Бу минутларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Социаль ярдәм чаралары. Законнардагы үзгәрешләр» дигән темага брифинг уза. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнаша.
Менделеевск районының «Өмет яры» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Әфган – хәтерлибез!» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Социаль хезмәт алучыларга совет солдатларының батырлыгы һәм ватанпәрвәрлеге турында сөйләделәр.