Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Инстаграмдагы аккаунтында чираттагы туры эфир узды. Онлайн-чара кысаларында балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр.
Туры эфир Россиядә Балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирү елы кысаларында оештырылды.
Министр урынбасары Юлия Абдреева һәм БРКХ тергезү-дәвалау бүлеге мөдире Дарья Нефедьева иртә ярдәм күрсәтү системасының үз эченә нәрсә алуы, ни өчен үз вакытында ярдәм күрсәтү бик мөһим булуы, мондый хәлләрдә әти-әниләргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Туры эфир язмасын Министрлыкның Инстаграм-аккаунтында карарга мөмкин: https://www.instagram.com/tv/CaCCoUhFz_1/?utm_medium=copy_link.