2022 ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 14 февраль көнне «Россиянең бөек уллары» дигән мәгълүмати сәгать уздырылды. Чараны социаль эш буенча белгеч Мария Шкляева оештырды.
Дәрес дистанцион форматта узды. Анда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт алучы биш балигъ булмаган бала катнашты. Чара барышында катнашучылар фән һәм техниканың төрле өлкәләрендә танылган галимнәрнең төп казанышлары белән таныштылар. Дәрес бөек галимнәренең тормышы һәм аларның ачышлары турында презентация белән үрелеп барды.
Чараның максаты – балаларда илнең фән үсеше тарихы турында күзаллауны формалаштыру.