Балык Бистәсе районының Түбән Тимерлек авылыннан Галия апа Нургалиева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны истәлекле дата белән муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов, социаль яклау бүлеге мөдире Рафаэль Исмәгыйлев, Ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев котладылар. Илдар Рәшит улы юбилярга чәчәк бәйләме, бүләк һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Галия апа кунаклар килүенә шат иде. Юбилеен ул тату гаиләсе белән каршы алды.