«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре баш мие өчен гимнастика ясыйлар

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә интеллектны саклау, социаль хезмәтләр алучыларның психик сәламәтлеген һәм социаль активлыгын арттыру максатыннан «Баш мие өчен гимнастика» дигән чара уздырылды.

Белгеч катнашучыларны теләсә кайсы яшьтә файдалы булган күнегүләр белән таныштырды. Аннан соң ул көндәлек эшләрне гадәти булмаган ысул белән башкарып, төрле үзгәрешләрне булдырмый калырга мөмкин булуы турында сөйләде. Башкарылган күнегүләрдән соң барысы да шифалы пульсация, ә катнашучыларның кайберләре –җиңеллек тойдылар.

Чара ахырында социаль хезмәт алучылар дәрестән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чарада ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International