Республика халкына 53 319 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

2022 елның 16 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 851 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 214 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 53 319 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 7 572 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,2 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 591 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 24 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International