ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсыннан төркемле дәрес үткәрде. Чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе укытучысы социаль хезмәтләр алучыларның туганнарын карау кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итә. Дәресләрнең төп бурычы – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучыларда өстәмә белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Направленное на развитие логического мышления и мелкой моторики рук занятие провела психолог Буинского дома-интерната для престарелых и инвалидов.

Кичә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гадәти булмаган мастер-класс узды. Когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә уң як баш мие ярымшары техникасын кулланып рәсем ясау дәресе узды.

16 нчы февраль көнне Мамадыш муниципаль районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында приют белгечләренең профилактика субъектлары вәкилләре белән берлектә утырышы булып узды. Чарага тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре чакырылган иде.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты кысаларында 15 февральдә Биектау районы «Өмет» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече, юристы һәм шәфкать туташы Шәмсеруй Низаметдин кызы янында булдылар. Олы яшьтәге кеше Сафиннар гаиләсендә яши. Анда аны кайгырталар һәм карыйлар.

Менделеевск районында аз тәэмин ителгән гаиләләр бар, алар үзләренең хезмәт потенциалларын тормышка ашырырга һәм акча ягыннан хәлләрен яхшыртырга телиләр, әмма кайбер кыенлыклар аркасында моны эшли алмый. Социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәмен билгеләү – социаль ярдәм чараларының берсе, ул вакытлыча кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль-тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү эшләре актив алып барыла.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. «Хәрәкәт активлыгын үстерү (МАТР)» Махсус Олимпиаданың программасын тормышка ашыру кысаларында учреждениедә спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International