Россиядә Балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм итү турында мәгълүмат бирү елына рәсми старт бирелде. Иртәгә, 16 февральдә, Министрлыкның Инстаграмдагы аккаунтында (@mtsz_rt) бу темага туры эфир булачак.
Спикерлар булып Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең торгызу-дәвалау бүлеге мөдире Дарья Нефедьева чыгыш ясаячаклар. Туры эфир кысаларында иртә ярдәм күрсәтү системасының үз эченә нәрсә алуы, ни өчен үз вакытында ярдәм күрсәтү бик мөһим булуы, мондый хәлләрдә әти-әниләргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Трансляция 11.00 сәгатьтә башлана.