Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән көн саен «Бик оста куллар» клубында дәресләр үткәрәләр. Хезмәт буенча иструктор алдан ук дәреснең темасын уйлый, материал һем җиһазлар сайлый.
Түгәрәкнең иң мөһим тематикаларының берсе – социаль хезмәт алучыларны тегү эшенә өйрәтү. Кием-салымны мөстәкыйль ремонтлау – иҗади процесс. Чираттагы дәрестә тернәкләнүчеләр кулдан тегү алымнарына өйрәнделәр.
Мондый дәресләр гражданнарның кул моторикасын, игътибарны, фикерләүне, күзаллауны, хәтерне үстерү өчен файдалы.