Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. «Хәрәкәт активлыгын үстерү (МАТР)» Махсус Олимпиаданың программасын тормышка ашыру кысаларында учреждениедә спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде.
Ярышлар программасы эстафеталардан торды. Спорт чарасының барлык этаплары да актив узды. Командалар финишка беренче булып килергә тырышты, ә җанатарлар аларга көч биреп торды.
Балаларга тәкъдим ителгән күнегүләр аларның физик үсешенә юнәлдерелгән иде. Моннан тыш, ярышлар программасына фикерләү, игътибарлылык, максатчанлык, җитезлек үсешенә ярдәм итүче биремнәр дә кертелгән иде.
Ярышлар спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде. Чара бик мавыктыргыч һәм кызыклы килеп чыкты, һәркем бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алды.