Менделеевск районында аз тәэмин ителгән гаиләләр бар, алар үзләренең хезмәт потенциалларын тормышка ашырырга һәм акча ягыннан хәлләрен яхшыртырга телиләр, әмма кайбер кыенлыклар аркасында моны эшли алмый. Социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәмен билгеләү – социаль ярдәм чараларының берсе, ул вакытлыча кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Социаль контракт нигезендә ярдәм күрсәтүнең максаты – аз керемле гражданнарның үз актив гамәлләре хисабына югары тормыш дәрәҗәсенә чыгуы. Авыр тормыш хәленнән чыгу өчен социаль адаптация программасы эшләнә, анда дәүләт социаль ярдәмен алучылар тарафыннан гамәлгә ашыру өчен мәҗбүри чаралар каралган.
Социаль контракт шартларын һәм социаль адаптация программасы чараларын үтәүне контрольдә тоту максатыннан 15 февраль көнне «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Альбина Минһаҗева янында булып кайттылар. Аның белән шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга социаль контракт төзелгән иде.
Контракт шартларын Менделеевск районында яшәүче хатын-кыз җаваплы башкара. Аның сүзләренә караганда, дәүләт социаль ярдәмен алу нәтиҗәсендә ул маникюр хезмәтләрен күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар һәм материаллар сатып ала алган. Бу шөгыль аның керемен арттырырга һәм яраткан эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.