16 нчы февраль көнне Мамадыш муниципаль районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында приют белгечләренең профилактика субъектлары вәкилләре белән берлектә утырышы булып узды. Чарага тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре чакырылган иде.
Очрашу барышында «Өмет» приютында булган дүрт тәрбияләнүченең үсеш динамикасын анализладылар. Консилиум кысаларында комиссия авыр тормыш хәленнән чыгу һәм балигъ булмаганнарны туган гаиләләренә кайтару өчен алга таба уртак чаралар планын билгеләде.
Чара барышында коронавирус чорындагы барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлде.