Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе укытучысы социаль хезмәтләр алучыларның туганнарын карау кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итә. Дәресләрнең төп бурычы – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучыларда өстәмә белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Анна Михайловнаның өендә чираттагы дәресне социаль эш буенча белгеч Резедә Габдрахманова үткәрде. Ул памперсларны алмаштыручы өстәмә карау чаралары, табан һәм терсәк астына куя торган махсус йомшак нәрсәләр турында сөйләде. Дәресләрдә шулай ук үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнар белән аралашу кагыйдәләрен дә аңлаталар. «Игътибар, игелек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт кешегә нәтиҗәле йогынты ясый, шул ук вакытта өлкән яшьтәге кеше үзен ялгыз итеп тоймый», – диләр Карау мәктәбе укытучылары.
Анна Михайловна мондый дәресләрнең әһәмиятен югары бәяләде һәм өйдә белем алу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт белдерде.