Кичә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гадәти булмаган мастер-класс узды. Когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә уң як баш мие ярымшары техникасын кулланып рәсем ясау дәресе узды.
Проектта катнашучылар тропик урманда яшәүче матур кош белән таныштылар, туканнар тормышыннан кызыклы фактлар белделәр. Мастер-классның практик өлешендә социаль хезмәт алучылар бик матур рәсемнәр ясадылар.