Алабуга интернат-йортында сәламәтләндерү һәм иҗат дәресләре уза

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль-тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү эшләре актив алып барыла.

Учреждение карамагындагылар сулыш гимнастикасы ярдәмендә салкын тиюне профилактикалау һәм авырудан соң тернәкләнү буенча онлайн-дәресләрдә даими катнашалар.

Нейробика дәресләрендә өлкән кешеләр баш мие өчен зарядка ясыйлар: авыр булмаган физик күнегүләр, сөйләм, фикерләү, игътибар концентрациясенә күнегүләр ясыйлар.

Оригами техникасында иҗади дәресне шушы көннәрдә хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева үткәрде. Гашыйклар көнен бәйрәм итү кысаларында йөрәк формаларыннан чәчәкләр ясадылар. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр оригами буенча онлайн режимда узган мастер-класста катнаштылар. Чараны «Старость в радость» ХФ волонтерлары уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International