«Веста» үзәгендә балаларга теракт куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсыннан төркемле дәрес үткәрде. Чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес башында белгеч балаларга «террорчылык», «террор» төшенчәләренең нәрсә аңлатуын, янау очраклары турында сөйләде. Балалар террорчылык актлары кылу һәм террорчыларга ярдәм күрсәткән өчен законда каралган җәза турында белделәр. Шулай ук тыелган террористик төркемнәргә вербовка корбаны булырга мөмкин булган кешеләр категориясе турындагы мәсьәлә дә кузгатылды. Аннары балалар белгеч белән бергә террористик һөҗүм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм саклык чаралары турында фикер алыштылар. Балалар һәр фатирда булырга тиеш булган беренче кирәк-яраклар, террорчылык янау очрагына гаилә эчендәге гамәлләр планы турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International