«Өмет» үзәге белгечләре яңа гаиләдә яшәүче әбинең хәлен белештеләр

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты кысаларында 15 февральдә Биектау районы «Өмет» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече, юристы һәм шәфкать туташы Шәмсеруй Низаметдин кызы янында булдылар. Олы яшьтәге кеше Сафиннар гаиләсендә яши. Анда аны кайгырталар һәм карыйлар.

Визит барышында социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Шәмсеруй Низаметдин кызының сәламәтлеге торышын, өлкән кешенең яшәү шартларын тикшерделәр. Мондый чаралар айга 1 тапкыр даими рәвештә башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә – ялгыз яшәүче өлкәннәрне карау бурычын үз өстенә алырга теләк белдергән гаилә. Проект ялгыз өлкәннәргә яңа гаилә табарга, кайгыртучанлык һәм игътибар тоярга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International