Тәтеш интернат-йортында гарденотерапия буенча дәресләр дәвам итә

2022 елның 18 феврале, җомга

Социаль хезмәт алучыларны психосоциаль тернәкләндерү максатыннан, Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ел әйләнәсендә гарденотерапия уңышлы кулланыла. Өлкән яшьтәге кешеләрне үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итү аларның когнитив функцияләрен саклап калуга ярдәм итә, ә ирешелгән нәтиҗәләр үз-үзләрен бәяләүне арттыра.

Психолог Наталья Самаркина җитәкчелегендә узган чираттагы дәрестә тыл хезмәтчәне Анна Ильинична күршесе Зоя Семеновна белән алар өчен гадәти булган эш –үсентеләр өчен помидор орлыгы чәчү белән шөгыльләнделәр. Эш барышында алар элек өйләрендә нинди сортлар үстерүләрен искә төшерделәр, яхшы уңыш серләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International