Минзәлә яшүсмерләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2022 елның 18 феврале, җомга

Яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә белән эшләү буенча белгеч Наталья Кудряшова балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес үткәрде. Ул яшүсмерләрдә үз тормышы өчен җаваплылык хисен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Һәр балага үз-үзләрен күрсәтү, башкаларның игътибарын аларның уңай сыйфатларына юнәлтү мөмкинлеге бирелде. «Минем кыйммәтләр» күнегүен үтәп, балалар нәрсәнең алар өчен төп икәнен, ә нәрсәнең икенче урында торуын аңлый алдылар.

Дәрес ахырында балалар «Ачы төтен серләре» дигән видеоролик карадылар һәм бергәләп фикер алыштылар. Рефлексиядән соң катнашучыларга «Сәламәт яшәү рәвешенең 7 кагыйдәсе» дигән белешмәлек тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International