Азнакай районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында махсус чаралар кулланып, өслекләрне дезинфекциялиләр.
Профилактика һәм инфекцияләргә каршы көрәш максатында учреждениенең медицина персоналы ишек тоткаларын, ут сүндергечләрне, баскыч тоткычларын, гомуми кулланылыштагы урыннарны дезинфекцияли. Шулай ук интернат-йортта социаль хезмәтләр алучыларның һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеге торышын контрольдә тотыла, дүрт сәгать саен термометрия башкарыла.