Биектау районында инвалидларга психологик ярдәм күрсәтү дәвам итә

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 16 февраль көнне Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тренинг дәресе үткәрде. «Үз хисләрем белән идарә итәм» дигән чарада көндезге тору төркеменнән җиде кеше катнашты.

Проект социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алды. Проектның бурычлары булып, шул исәптән, үз-үзеңне тотышны төзәтү, өлкән яшьтәге инвалидларның эмоциональ торышын нормальләштерү, комплексларны бетерү, эчке потенциалны ачу, ярсуны бетерү тора. Дәрестә катнашучылар «Кешегә начар / рәхәт булганда ул нәрсә эшли» дигән проект методикасын үтәделәр, төркем эше режимында тискәре эмоцияләрне җиңү ысуллары турында фикер алыштылар, психоэмоциональ халәтне тотрыкландыруга юнәлтелгән визуализация техникасын, самогипнозны үзләштерделәр.

Дәрес үзрегуляция дәрәҗәсен һәм стресска психологик толерантлык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International