Яшь казанлыларга иртә һөнәри юнәлеш бирүдә ярдәм күрсәтелде

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

15 нче февраль көнне Казан шәһәре Мәскәү районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы «Киләчәккә юл» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. «Мастер Профи» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган чарада социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге яшүсмерләр катнашты.

Дәрес барышында балалар «һөнәр», «белгечлек», «эш белән тәэмин итү» кебек төшенчәләр турында мәгълүмат алдылар, һөнәри юнәлеш бирүче тест уздылар. Соционик тест ярдәмендә алар үзләренең һөнәри потенциалын билгеләделәр.

Аралашу барышында балалар һөнәри юнәлеш сайлаганда үзләренең шикләре һәм ышанычлары белән уртаклаштылар. Дәрестә катнашучылар яңа белемнәрен «Профи+» уены ярдәмендә ныгыттылар.

«Мастер Профи» проекты кысаларында дәресләр өлкәннәр дөньясына керүче яшүсмерләр өчен актуаль, чөнки һөнәр тормышта мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International