Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының биш волонтеры белән берлектә «Сезнең фәрештәнең канатлары юк» дигән акция уздырдылар. Чара «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясенә багышланган иде.
Башта белгеч волонтерларга кече яшьтәге балалар белән бәйле бәхетсезлек очраклары статистикасы турында сөйләде һәм моның ни өчен килеп чыгуын аңлатты. Акция барышында волонтер балалар халык арасында куркынычсызлык кагыйдәләре язылган мәгълүмати белешмәлекләр тараттылар.
Акция Кама Аланы бистәсе урамнарында үткәрелде. Барлыгы 25 мәгълүмати белешмәлек таратылды.