Россиядә рәсми рәвештә Әтиләр берлеге теркәлде

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Юстиция министрлыгы «Әтиләр берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасын рәсми рәвештә теркәде. Бу – ир-атларны һөнәри принцип буенча түгел, ә гаилә кыйммәтләре нигезендә берләштерүне максат итеп куйган беренче ата-аналар коммерциячел булмаган оешмасы.

«Россиядә әниләр берләшмәләре күп, тик локаль әтиләр оешмалары хәзер генә «Әтиләр берлеге» бренды астында федераль структурага җыела алды. Безнең экосистемага берничә дистә коммерциячел булмаган оешма керә, үткәрелә торган чараларда төрле яшьтәге 15 меңнән артык актив һәм эшчән аталар катнаша. Берлек илнең 50 дән артык регионын берләштерә. Әйе, без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз да бергә Россия әтиләре», – дип белдерде Әтиләр берлеге лидеры Юрий Соленов.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, оешма Президиумы составына Татарстан Республикасының Әтиләр берлеге рәисе Гадел Заһретдинов та керә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оешманы бу истәлекле вакыйга белән котлый һәм гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру эшендә алга таба да уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International