165 казанлы Яңа Савин районында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашты

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

16 нчы февраль көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарада «Казметрострой» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, «Метизкомплект Апарель» ҖЧҖ, Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «Росреестрның ФКП» ФДБУ филиалы – «Казан» Телефон хезмәте күрсәтү буенча ведомство үзәге катнашты.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: ПТО инженеры, инженер-программист, хисапчы, икътисадчы, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең г/о әйдәп баручы инженеры, ЮХИДИ транспорт чараларын тәэмин итү бүлеге инженеры, техник бүлек инженеры, гражданнар оборонасы буенча инженер, эксплуатация һәм юл хәрәкәте иминлеге бүлеге механигы, автотранспортны ремонтлау буенча остаханә башлыгы, юл әйләнеше буенча белгеч, хәрәкәт составының хезмәт мастеры, диспетчер, менеджер, зал администраторы, кассир, хәрәкәт составын юучы, автомобиль йөртүче, пешекче, кухня эшчесе, буяучы, слесарь, җыештыручы, йөк төяүче һ. б.

Вакансияләр ярминкәсендә 165 кеше булды. Алар барысы да вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультацияләр алдылар. Эш эзләүче буларак исәптә торучы 25 кеше эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International