Өлкәннәр ункөнлегендә Югары Ослан районы үзенең өлкәннәрен аеруча зурлап хөрмәтли. Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Алинә Матвеева йөзьеллык чиген узган кешеләрнең янына бардылар.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында традицион татар ризыгы әзерләү буенча мавыктыргыч мастер-класс узды. Бу чара кулинария дәресе генә түгел, өлкәннәр өчен үз тамырларын искә төшерү, истәлекләре белән уртаклашу һәм актив вакыт үткәрү өчен искиткеч мөмкинлек булды.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәт алучылары һәм Актив озын гомерлелек мәктәбе катнашында «Алтын чор балы» дигән уртак бәйрәм концерты оештырылды.
Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу оештырылды.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты алган «БЛАГОшвейка» тегү остаханәсе» проектын башкаручылардан булып тора.
Мамадыш районында «Игелек кәрзине» традицион хәйрия акциясе узды. Акция Халыкара өлкәннәр көне кысаларында, район авыл хуҗалыгы ярминкәсе вакытында уза.
Өлкәннәр декадасы кысаларындагы «Матурлык көне» акциясе күп кенә өлкән буын гражданнары өчен чын бәйрәмгә әверелде. Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 1 нче һәм 2 нче октябрь көннәрендә искиткеч чара булып узды, ул өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 10 кешесенә шатлык һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.
Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучылары бәйрәм концертында булдылар. Концерт номерлары беркемне дә битараф калдырмады.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әбиләр өчен коймаклар» дигән мастер-класс узды.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова 100 һәм аннан да күбрәк яшьтәге өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләделәр.