Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу оештырылды.
Очрашу барышында ир-ат балаларның сорауларына җавап бирде, хезмәттәшләренең батырлыгы, сугыш көннәре, солдатларыбызның кораллануы, алгы сызыкта яшәү шартлары, очрашырга туры килгән кыенлыклар турында сөйләде.