Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әбиләр өчен коймаклар» дигән мастер-класс узды.
Балалар борынгы ризыкларның традицион рецептлары һәм аларны әзерләү технологиясе белән таныштылар, коймакның чүпрә һәм кефирда гына пешерелмәгәнен, ә ташкабаклы, бәрәңгеле, алмалы да булуын белделәр.
Мастер-класста балалар әбиләренең гади рецептын үзләштерделәр һәм нәтиҗәдә бик күп тәмле һәм хуш исле коймаклар пешерделәр.
Мондый чаралар буыннарны берләштерә, өлкән буынга карата игелекле һәм ихтирамлы мөнәсәбәтне аеруча әһәмиятле итә, мәдәни мирасны саклап калырга ярдәм итә.