Минзәлә районында озак яшәүчеләрне котладылар

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова 100 һәм аннан да күбрәк яшьтәге өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләделәр.

Өлкәннәргә азык-төлек җыелмалары рәвешендә бүләкләр тапшырдылар, нык сәламәтлек, күңел җылысы, якыннарының кайгыртучанлыгын һәм игътибарын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International