Минзәлә районыннан социаль хезмәт алучылар игелекле эш башкардылар

2025 елның 3 октябре, җомга

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты алган «БЛАГОшвейка» тегү остаханәсе» проектын башкаручылардан булып тора.

Сентябрь уртасында социаль хезмәтләр алучы ата-аналар һәм балалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кием тегү дәресендә катнаштылар.

«Za СВОих Мензелинск 116» " тегү цехы волонтерлары җитәкчелегендә эшкә керештеләр. Башта куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, аннары кунакларны кисү һәм тегү техникасы белән таныштырдылар. Эш барышында балалар әти-әниләре белән бергәләп детальләрне кисте, тегү машинасында текте.

Барысы да алынган нәтиҗәдән канәгать калдылар, чөнки фронт сызыгындагы егетләргә үзләренең җылысын җиткерә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International