Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучылары бәйрәм концертында булдылар. Концерт номерлары беркемне дә битараф калдырмады.
Шулай ук декада кысаларында социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар янына баруны оештырды. Минзәлә педагогика көллияте волонтерлары белән бергә өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, аларга открыткалар һәм тәм-томнар бүләк иттеләр.