ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне дәвам итә.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге тору бүлеге эше дәвам итә. Бүлек эшчәнлеге менталь тайпылышлары булган кешеләрне социальләштерүгә һәм җәмгыятьтән изоляцияне бетерүгә, аларда социаль-көнкүреш, социаль-мохит күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләрнең эмоциональ януын психологик профилактикалауга яңа алымнарны актив кертә. Күптән түгел гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә психолог Гүзәл Минһаҗева әзерләгән «Метафорик ассоциатив карталар» тренингы мөһим чараларның берсе булды.

27 июнь көнне психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларның социаль хезмәт алучылар командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.

Бүген «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен традицион халык бәйрәме – Сабантуй оештырылды.

Сабантуйда Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар алдында район мәдәният йортының үзешчән артистлары рус, татар һәм чуваш фольклоры белән чыгыш ясады.

Аксубай районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Татнефть» ГАҖ гранты алган «Яр буен саклыйк» проектын энтузиазм белән тормышка ашыруны дәвам итәләр. Балалар туган бистәсен чистарак һәм матуррак итәргә тәвәккәл.

Ел саен үткәрелә торган «Туган як» республика акциясен гамәлгә ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар туган яклары буйлап сәяхәт итүләрен дәвам итәләр.

Татарстанда дүрт миллионнан артык кеше яши, шуларның 600 меңгә якыны – 15 яшьтән 29 яшькә кадәрге яшьләр. Бу хакта «Хезмәт базарында яшьләр» коллегиясе утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде.

28 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелде. Балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау учреждениеләренең балаларга карата аерым игътибар бирүен исәпкә алып, бу бәйрәм Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм психологлары арасында да игътибарсыз калмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International