Өлкәннәр ункөнлегендә Югары Ослан районы үзенең өлкәннәрен аеруча зурлап хөрмәтли. Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Алинә Матвеева йөзьеллык чиген узган кешеләрнең янына бардылар.
Анна Алексееваны, Юлия Шейконы һәм Антонида Трошинаны котладылар. Аларга шәхси котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.