Яр Чаллыда «Алтын чор балы» бәйрәм концерты узды

2025 елның 3 октябре, җомга

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәт алучылары һәм Актив озын гомерлелек мәктәбе катнашында «Алтын чор балы» дигән уртак бәйрәм концерты оештырылды.

Ләйсән Гәрәева җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар иҗади осталыкларын күрсәттеләр, уеннарда һәм эстафеталарда актив катнаштылар. Актив озын гомерлелек мәктәбе вәкилләре һәм килгән кунаклар чыгышлары яшьләрнең номерлары белән матур итеп үрелеп барды.

Соңыннан социаль хезмәтләр алучылар кунакларга үз куллары белән ясалган открыткалар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International