Күңелле һәм файдалы: «Веста» үзәгендә балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторлары Ләйсән Суниева һәм Ирина Кожевникова «Балачакның игелекле юлы» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыту максатыннан оештырылды.

Әңгәмә барышында белгечләр катнашучылар белән һәр баланың өйдә, урамда, мәктәптә төрле куркынычлар белән очрашуы турында сөйләштеләр. Нәкъ менә шуңа күрә балалар ата-аналарны тыңларга, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә һәм катлаулы хәлләрдә сак булырга тиеш.

Рәсемнәр конкурсы төрле темаларга кагылып үтте: суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, урамда куркынычсызлык кагыйдәләре, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре. Иң актуаль теманы сайлап алып, катнашучылар эшләрне башкаруга керештеләр. Алар карандаш һәм гуашь белән ясау күнекмәләрен камилләштерделәр, төрле рәсем ясау техникаларын кулландылар, иҗади карашларын, фантазиясен һәм вак моториканы үстерделәр. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыттылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 15 балалар эшеннән торган иҗади күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International