Министрлык Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан мәҗбүри күченүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтәчәк

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан мәҗбүри күченүчеләрнең килүенә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында гражданнарның яшәү шартларын билгеләү, түләүләрне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү һәм урнаштыру нокталарын билгеләү мәсьәләләре буенча оператив киңәшмә узды.

Министрлык эше максатчан төркемнәр белән оештырылачак – бу, көтелгәнчә, балалар белән хатын-кызлар, балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр. Барлык көчләр дә аларның социаль иминлеген тәэмин итүгә юнәлдереләчәк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре һәм социаль яклау бүлекләре белгечләре урыннарда гражданнарга ярдәм итәргә әзер.

Шулай ук Татарстан Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы гражданнарына эш урыннары тәкъдим итәргә әзер. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 16 февральгә республика эш бирүчеләре тарафыннан уртача хезмәт хакы 40 мең сум булган 53 меңнән артык вакансия тәкъдим ителгән.

Мәҗбүри күченүчеләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтү максатыннан республикада ведомствоара хезмәттәшлек җайга салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International